Надежда Кадышеваның улы күңелсез хәлләргә юлыкканын белә идегезме?

Продюсерлар сүзләренчә, «Золотое кольцо» төркеме солисткасының үзебезнең шоу-бизнеста иң югары гонорары икән.

Надежда Кадышеваның улы күңелсез хәлләргә юлыкканын белә идегезме?Надежда Кадышеваның улы күңелсез хәлләргә юлыкканын белә идегезме?
Надежда Кадышеваның улы күңелсез хәлләргә юлыкканын белә идегезме?

Сәхнәдә Надежда Кадышева улы Григорий белән бергә чыгыш ясый. Афишаларда аның исеме тора һәм концертларда ул һәрвакыт әнисе янында. 40 яшьлек Гришаның барысы да бик уңышлы бара кебек. Ләкин Григорийның элеккеге хатыны Габриелла Мерман, болар барысы да - ялтыравык тышлык кына, ә чынлыкта Кадышеваның улы бурычларга баткан, ди...

«Ул бөтен Мәскәүдән әҗәткә акча алган, өстәвенә театр залогта һәм проблемалар чиктән ашкан", - дип хәбәр итә Габриелла ханым.

Андрей Малаховның ток-шоуында данлыклы Кадышева улы хакында тагын да шаккаттыргыч нечкәлекләр пәйда булган. Надежда Кадышеваның элеккеге машина шофёры, гаилә серләрен яхшы белүче буларак җырчының улының проблемалары турында фаш иткән.

"Гриша ике тапкыр психиатрия клиникасында ятты, артык доза булган. Култыклап алып барганнарын хәтерлим, ул инвалид кебек иде. Бик аяныч хәлдә, ни сөйләгәнен дә чамаламый иде", - диде машина йөртүче телевизион эфирда.

Студиядә җыелган экспертлар да вәзгыятьне шәрехләделәр. Алар мондый хәлне тыелган препаратлар куллану нәтиҗәсе булуына инаналар.

 

"Комсомольская правда" сайты буенча әзерләнде.

Надежда Кадышеваның улы күңелсез хәлләргә юлыкканын белә идегезме?
Надежда Кадышеваның улы күңелсез хәлләргә юлыкканын белә идегезме?
Автор:
Читайте нас