

Июнь башында Башкортстанның популяр башкорт этно-башкаручысы Заһир Зәйнетдинов соңгы концертын куя, шуннан соң чыгышларын туктатып торачак. ZAINETDIN иҗади проекты ике елга ялга китәргә карар иткән.
Артист 2027 елга кадәр үзенең актив концерт эшчәнлеген туктатып торырга уйлый.
– Соңгы вакытта үземне ничектер "сүнгән" итеп хис итә башладым. Әйе, мин күп нәрсәгә ирештем, ә киләчәктә мине нәрсә көтә соң? Мин кем һәм кем өчен иҗат итәм, кем өчен җырлыйм?
Чыгыш ясарга чакырулар күп, ләкин уйларымны тәртипкә китерү өчен миңа ниндидер вакытка пауза алырга кирәк. Юк, мин иҗаттан бөтенләй читләшергә уйламыйм, шулай ук эшләячәкмен. Ә менә ялдан соң яңа идеяләр, яңа ачышлар белән дөньякүләм тамашамны күрсәтәчәкмен, – дигән Заһир.
Ә әле исә артист Мәскәүдә яңа альбом яздыра. Аның планнары зур: иҗади коллективын үстерү һәм аның Русия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару.
– "Этно" стилендәге музыканың дөньякүләм уңышка ирешә алуын "Ай Йола" төркеменең "Һомай" композициясе исбат итте, мин алар өчен бик шат. Шундый «ачышлар» ясау өчен миңа пауза кирәк", – дигән Заһир Зәйнетдинов.