

Артистларның тормышы, сәхнәдәге кебек, гел елмаеп-көлеп кенә бармый шул. Гастрольләр белән йөргәч, юлларда да төрле хәлләр булуы мөмкин.
Илсөя Бәдретдинованың төркеме Уфага концерт куярга килгәндә күңелсез хәлгә тарыган.
"Бүген Уфага килгәндә костюмнар белән төялгән автобус Түбән Кама тирәсендә ватылды. Аннан машина ялларга туры килде. Егетләр киемнәрне башка машинага төяп, үзләре такси белән киттеләр. Менә шундый тамаша. Аллаһым үзе саклап йөртсен инде барыбызны да. Бәлки берәрегез "Ford Transit" рәтләүче яхшы "специалистлар"ны, берәр автосервис беләдер? Машина Түбән Камада калды. Егетләр әйтүе буенча, турбина ватылган. Уфага буксир белән алып килергә ният бар иде, ерак ара булгач курыктык", - дип ул ярдәм сорап язган.