Хәсән Усманов: "Җир сөреп "калымить" иттем" (Видео)

Җырчы Фәридә һәм Роберт Тимербаевларга килгән.

Хәсән Усманов: "Җир сөреп "калымить" иттем" (Видео)Хәсән Усманов: "Җир сөреп "калымить" иттем" (Видео)
Хәсән Усманов: "Җир сөреп "калымить" иттем" (Видео)

 Башкортстанның атказанган артисты Хәсән Усманов халык артистлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевларга кунакка килгән. Йорт алдында табын артында утырганда ул видео төшергән.

– Без кайда утырабыз дип уйлыйсыз? "Ни за что не дагадаетесь!" – ди ул шаярып. – Без Башкортстанның халык артистлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевларда кунакта, – дип таныштыра ул һәм аларны видео аша күрсәтә – Кунакта дип инде...Без бер авылда яшибез дисәк тә була, күптән күрешкән юк иде. Хәлләрен белергә кереп чыктым. Алай гына да түгел әле, мин аларның җирләрен дә сөреп бирдем. "Калымить" иттем! – дип шаяртып, Хәсән янында утыручыларын көлдерә.

– Бу бөтен авылның бакчасын сөреп йөри икән дип уйлый күрмәгез! Юк.  Роберт абый белән Фәридә апа сорагач, сөреп бирдем матур итеп, – ди ул. Шул ара Фәридә апа: "Ярдәм иттең!" – дип аны дөресләп җибәрә.

Хәсән видеога төшерүен дәвам итеп:

– Менә шулай матур итеп утырабыз. Уллары Азамат тәмле итеп шашлык пешереп бирде. Роберт абый, синең генә җырларың җырланмыйча торып калган иде. Җырларга кирәк", – ди ул янында утырган Роберт Тимербаевка.

– Әйе, вакыт җитте!", – ди Роберт абый аның сүзләрен хуплап.

– Күптәннән әйтә килде Роберт абый, "җырларым бар, карыйк-карыйк" дип. Шуңа күрә, матур җырлар белән, моңнар белән сәхнәләрдә, бәйрәмнәрдә күрешербез әле, дуслар", – дип тәмамлый ул видеосын.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас