

Юмор остасы Нурлан Сабуровны Мәскәүнең Шереметьево аэропортында тоткарлаганнар. Аңа миграция законнарын бозган өчен 5 500 сум штраф салганнар.
Сабуровка тиз арада Русиядән чыгып китәргә кушканнар. Аңа документларын тәртипкә китереп, кабат безнең илгә кайту өчен ике атна вакыт бирелгән. Үтәмәгән очракта, максималь җәза алачак - биш елга кадәр Русиягә керү тыелачак.
Нурлан Сабуров Русиягә иң популяр комикларның берсе. Ул стендап жанрында миниатюралар тудыручы комик буларак билгеле.
Безнең илгә ул 2014 елда күченеп килгән, әмма Русия гражданлыгын һаман ала алмаган. Нурлан Әлибәк улы Сабуров 1991 елның 22 декабрендә Казахстанның Степногорск шәһәрендә туган. Балачакта бокс белән шөгыльләнгән. Мәктәпне тәмамлагач, Екатеринбургка килеп, Урал федераль университетында физкультура факультетына укырга кергән. Юморист сүзләренчә, ул укырга яратмаган, һәм гомумән ялкау булган. Студент вакытта КВНда уйнарга яраткан, университет командасы өчен чыгыш ясап йөргән, стендап жанрына ул шул рәвешле өйрәнгән. Дуслары белән бергә кафеларда һәм концерт мәйданчыкларында чыгышлар оештырып йөреп, тәҗрибә туплаган.
Сабуров "YouTube" каналында «Что было дальше?» дигән тапшыру алып барып популярлык яулаган.
Мәгълүмат интернеттагы төрле чыганаклардан тупланды.