18 ел ботокс кадый?

Җырчы Анна Семенович үзенең яшь булу серен ачты: ул 27 яшеннән алып, җыерчыклары булмасын өчен, ботокс кадый икән. Җитмәсә, уколлар ярдәмендә ябыккан да...

18 ел ботокс кадый?18 ел ботокс кадый?
18 ел ботокс кадый?

Җырчы Анна Семенович үзенең яшь булу серен ачты: ул 27 яшеннән алып, җыерчыклары булмасын өчен, ботокс кадый икән. Җитмәсә, уколлар ярдәмендә ябыккан да...

    Анна Семенович җыерчыклар һәм яшь белән бәйле үзгәрешләр белән көрәшү хакында барысын да белә. «Блестящие» төркеменең элеккеге солисткасы бик күп косметологик процедураларны сынап караган. "27 яшьтән ботокс кадатам һәм бу процедурадан ләззәт алам. Анда бернинди куркыныч нәрсә күрмим, җыерчыксыз йөрисегез килсә, ботоксны кадый башлагыз. Авыртмый бу!"- дип ышандыра Анна.

   Әйткәндәй, күптән түгел артистка модалы уколлар ярдәмендә бик нык ябыккан. Семенович диеталардан өмете өзелүен әйтә. Артистка, май белән көрәштә тиз һәм озакка сузылачак нәтиҗәгә өметләнеп, берничә ай үз корсагына инъекция ясаган. Хәзер йолдыз үзенең буй-сыныннан тулысынча канәгать.

   "Дюймовочка кебек хәзер гәүдә авырлыгым!Җиде килограмм ташладым,ләкиниң мөһиме – минүземне бик яхшыхис итәбашладым", - дип шатлана Анна.

Фото: eg.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас