Ришат Төхвәтуллинның улын ике тапкыр сөннәткә утыртканнар

Моның җитди сәбәбләре булган. 

Ришат Төхвәтуллинның улын ике тапкыр сөннәткә утыртканнарРишат Төхвәтуллинның улын ике тапкыр сөннәткә утыртканнар
Ришат Төхвәтуллинның улын ике тапкыр сөннәткә утыртканнар

Иҗади гаилә – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарга уллары Алимны икенче тапкыр сөннәткә утыртырга туры килгән, - дип яза Интертат. Алим белән барысы да яхшы, сабый наркоздан чыккан инде.

Ришат Төхвәтуллин малайлары туган барлык әти-әниләргә дә баланы бары тик 1 яше тулгач һәм хастаханә шартларында сөннәтләргә киңәш итә, үзләренең уңышсыз тәҗрибәсе турында сөйли. «Балаларга сөннәтне 1 яшь тулгач кына ясатыгыз. Безнең Алимга барысы да туу белән үк ясатырга куштылар. Таныш булган, яхшы белгән кешедән өйдә ясаткан идек. Әмма Алимның «спайка»лары килеп чыкты. «Спайка»ларны алыр өчен, икенче тапкыр сөннәткә утыртырга туры килде. Иң яхшысы: баштан ук клиникада, 1 яшь тулгач кына, дөрес итеп ясатырга икән», – ди җырчы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас