

Зәмирә Рәҗәпова диңгезгә барырга җыена икән. Социаль челтәрләрдәге дусларына моны хәбәр иткәч, язылучылары өй алдында савытларда үсеп утырган чәчкәләре өчен борчылган. Зәмирә үзләре диңгезгә киткән вакытта чәчкәләрен кем карап торачагы турында хәбәр иткән.
«Гөлләрегезгә кем су сибә инде?» – дип сорыйсыз. Гөлләргә почет зур. Аларга суны Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты сибәчәк. Гөлләр бик ышанычлы кулларда. Шуңа күрә борчылмагыз», – дип сөйли ул. «Күршең булса – шундый булсын, гөлләргә су сибәрлек», – дип тә язып куйган ул, Филүс Каһировны һәм аның хатыны Эльмираны билгеләп.