Фирдүс Тямаев: "Бүгенге көндә дәваланам"

Җырчыда онкология чире табылган дигән хәбәр таралган иде

Фирдүс Тямаев: "Бүгенге көндә дәваланам"Фирдүс Тямаев: "Бүгенге көндә дәваланам"
Фирдүс Тямаев: "Бүгенге көндә дәваланам"

Соңгы чорда Фирдүс Тямаев турында онкология белән чирли дип сөйләделәр. Бу хәбәрдән соң, җырчы тамашачыларына мөрәҗәгать иткән. "Сәлам, дуслар. Соңгы көннәрдә миңа туганнар, дуслар телефоннан шалтырата, интернет аша да элемтәгә керергә тырышалар. Анда минем турында бик күп нәрсәләр язганнар. Хәле бик авыр икән, дәваханәдә ята икән, инде үтереп тә, җирләп тә куярга да өлгергәннәр...

 Дуслар, минем белән барысы да әйбәт. Кеше чирләмичә тормый. Онкология инде ике кешенең берсендә бар. Аның усалы һәм җиңел үтә торганы була. Аллаһка шөкер, миндә җиңел үтә торганы булып чыкты. Бер җирем дә авыртмады. Концертлар вакытында тавыш җепселләрем шеште. Мин аны антибиотиклар, гормональ препаратлар ярдәмендә дәвалап бетердем. Шуннан соң гомум тикшерү үткәндә калкансыман бизнең шеш булуы ачыкланды. Гистология нәтиҗәсе яхшы булды, шуңа күрә табиблар миңа әлегә операция кирәкми диделәр.  Бүгенге көндә дәвалану алам, барысы да әйбәт. Кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Үзегезне саклагыз, елына бер тапкыр булса да тикшеренегез! Исәнлек беренче урында тора. Әле җырлыйсы җырлар калды, күрешәсе көннәр алда. Исән-сау булыгыз, үзегезне саклагыз. Мин сезне «просто люблю». Бирешмәбез, Аллаһ теләсә! Чын күңелдән рәхмәт сезгә!" - дигән ул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас