«Мунча ташы» театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булган. Аңа гаилә, балалар, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында сораулар биргәннәр.
– Иҗатта шактый актив эшләп торсагыз да, сез бит 4 бала әтисе. Бер гаиләдә үскән балалар арасында да аңлашылмаучылыклар булырга мөмкин. Сезнең ике никахтан туган балаларыгыз аралашамы?
– Аралашалар! Бу – шулай булырга тиеш тә. Ир белән хатын арасында төрле хәлләр булырга мөмкин. Баланың анда гаебе юк. Балаларыма һәрвакыт булыштым: укырга керергә, туйларын үткәрергә һәм башкаларында да. Мин һәркайсын тигез күргәч, алар да шундый ук мөнәсәбәт күрсәтә. Үзара аралашып яшиләр, ул яктан үземне бәхетле әти, дәү әти дип саныйм.
–Икенче тормыш иптәшегез белән яшь аермасы шактый зур. Менә шул гашыйк булу этабында аның нинди сыйфатлары җәлеп итте?
– Мин, беренче гаиләдән киткәч, 2 ел авылда үзем генә яшәдем. Бер энә дә алмадым, чыгып киттем. Шул 2 елда төзи башлаган йортны салып бетердем. Минем хатыным булачак Алсу бездән берничә йорт аша яши иде. Мин аны кечкенә кыз вакытыннан белә идем. Ул музыкант, ул институтка керергә җыенгач, әти-әнисе ярдәм итәргә сорагач, мин аны дус кызы белән алып барып, юлларын күрсәттем. Ул вакытта булачак әби нык чирли иде, аларга булышырга тырыштым, без шулай дуслашып киттек.
Ул вакытта мин карт та түгел идем әле – 42 яшь. Аңа 27 яшь, безнең яшь аермасы 14 ел. Мин бәхетле, ул да бәхетле дип уйлыйм, безнең 2 балабыз бар. Авылда яшибез. Тормыш иптәшем бик тырыш, уңган кеше. Ашарга пешергәнем бик сирәк. Кызым белән икесе ашарга әзерлиләр.