“Һомай” җыры ярдәмендә “Урал-батыр” китабына сорау ике тапкыр арткан

Әлеге җырны тыңлаган кешенең эпос белән дә якыннанрак танышасылары килә башлый.

“Һомай” җыры ярдәмендә “Урал-батыр” китабына сорау ике тапкыр арткан“Һомай” җыры ярдәмендә “Урал-батыр” китабына сорау ике тапкыр арткан
“Һомай” җыры ярдәмендә “Урал-батыр” китабына сорау ике тапкыр арткан

“Ay Yolaтөркеменең  “Һомай” җыры  Урал-батыр” башкорт халык эпосына кызыксыну уяткан. Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты чыгарган китапка заказлар кибетләрдә генә түгел, Ozon һәм Wildberries онлайн-маркетларында да арткан.

 "Төркем башкорт мәдәниятен, тарихын дөньяга таныту өчен актив эшли. Аларның салган тырышлыклары „Урал-батыр“ китабына кызыксынуны арттыруда төп роль уйнады. Апрельдә басмалар мартка караганда ике тапкырга күбрәк сатылган. Әлеге җырны тыңлаган кешенең эпос белән дә якыннанрак танышасылары килә”, – дигән “Китап” нәшрияты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльмира Хәйретдинова.

«Урал-батыр» китабының популярлыгы төркемнең тырышлыгы һәм укучыларның башкорт эпосына карата зур кызыксынуы аркасында үсүен дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, “Урал-батыр” башкорт халык эпосы мотивларына нигезләнгән “Хомай” җыры Русия һәм чит илләр хит-парадында гел алдынгы урыннарда баручы Джиган, Анна Асти, Леди Гага һәм башкаларны узып китеп, төрле илләрдә миллионлаган карау җыйды һәм беренче тапкыр Федераль радио ротациясенә эләкте.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас