

Артистканың гастроль графигы берничә айлар алдан ук язылган. Продюсерлар сүзләренчә, "Золотое кольцо" төркеме солисткасының үзебезнең шоу-бизнеста иң югары гонорары бар.
Сәхнәдә Надежда улы Григорий белән бергә чыгыш ясый. Афишаларда да Гриша әфәнденең исеме языла, концертларда да ул һәрвакыт әнисе янында. Сәхнә йолдызының 40 яшьлек улының барысы да бик уңышлы бара кебек. Ләкин Григорийның элеккеге хатыны Габриелла Мерман, болар барысы да - ялтыравык тышлык кына, ә чынлыкта Кадышеваның улы бурычларга баткан, ди.
"Ул бөтен Мәскәүдән әҗәткә акча алган, театр залогта, проблемалар күп, чиктән ашкан", - дип хәбәр итте Габриелла.
Андрей Малаховның ток-шоуында Надежда Кадышева улы турында тагын да шаккаттыргыч нечкәлекләр пәйда булды. Кадышеваның элеккеге шофёры, гаилә серләрен яхшы белгән, җырчының улының проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләде.
"Гриша ике тапкыр психиатрия клиникасында ятты, артык доза булган. Култыклап алып барганнарын хәтерлим, ул инвалид кебек иде", - дип сөйләде машина йөртүче телевизион эфирда.
Чыганак: "Комсомольская правда" сайты.