

Җырчы Алсу Бөек Җиңү көнендә элекке ире Ян Абрамовның әбисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Мина Лазаревнаны искә алган, - дип язган Интертат.
«Безнең Героебыз, Мина әбиебезне исән вакытта күреп калулары – кызларым өчен нинди бәхет! Сугышның коточкыч фаҗигасен, югалтуларын кичерүенә карамастан, әбибездә никадәр шатлык, яшәү көче, оптимизм бар иде! Аның безнең арабыздан киткәненә 9 ел инде. Ул Җиңү бәйрәмен һәрвакыт дулкынланып көтә, парадны бик зур игътибар белән карый һәм… күз яшьләре аша шул вакыттагы вакыйгаларны сөйли иде. Барысы өчен дә рәхмәт! Бик сагынабыз!» – дип яза Алсу.