Популяр блогер Рәвил Закиров серен ачты

Авыл блогеры Равил Закиров Чирмешән районы Яңа Кади авылына шәһәр кызлары өчен турлар оештырып танылу яулады.  

Популяр блогер Рәвил Закиров серен ачтыПопуляр блогер Рәвил Закиров серен ачты
Популяр блогер Рәвил Закиров серен ачты

Әлегесе көнне блогер акрынлап Казанга күченергә ниятләп йөри. Фатир алды, ремонт ясады, кәләшле булды, җәй никах үткәрергә җыена, акча җыелган очракта туй да үткәрү турында уйлана.

Ул социаль челтрәдәге сәхифәсендә кәләше белән фатирында бергә яши башлаулары белән дә бүлешкән. «Бер тапкыр югалта яздым инде, хәзер иң яхшысы – янымда булуы. Мин күбесенчә авылда, ул шәһәрдә фатирымда яши», – дип, бергәләп иртәнге аш ашауларын күрсәткән Рәвил.

Равилнең дин юлында булуына ишарә ясап: «Бездә никахка кадәр бергә яшәргә ярамый, сездә ничек?» — дигән сорау да биреп куйганнар.

«Әйе, бергә яшибез. Шул ук вакытта без хисләребезне контрольдә тотабыз, без якынлык кылмыйбыз. Гомер буе көткәнне – берничә ай гына түзә алам инде. Әйе, дин буенча бергә яшәү дә гөнаһ. Бу гөнаһым өчен үзем җавап бирәчәкмен. Мин кайчандыр югалткан кешемне кабат җибәрергә теләмәдем. Янәшәмдә булсын», – дип җавап язган блогер.

 

Фото: социаль челтәрләр.

 

Популяр блогер Рәвил Закиров серен ачты
Популяр блогер Рәвил Закиров серен ачты
Автор:
Читайте нас