Лилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлак

Танылган җырчы Лилия Биктимерованың бертуган энесе Руслан махсус операциядә һәлак булган. 

Лилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлакЛилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлак
Лилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлак

Хәрбине бүген туган якларына алып кайтып җирләгәннәр.

«Бүген минем бердәнбер апаем – Биктимеров Руслан Рафаил улын соңгы юлга озаттык..

Чыдый алмаслык авыр кайгымны уртаклашканыгыз өчен зур рәхмәт. Якты дөньялардан Ватанның тугры улы булып киттең.

Гүрләрең якты. җаның җәннәтнең түрләрендә булсын, апаем.

Син безнең йөрәкләрдә мәңге якты йөзле, ярдәмчел булып калырсың. Бәхил бул», – дип язып чыкты артистка социаль челтәрләрдә.

Абыйсын Лилия Биктимерованың кызы, җырчы Гөлназ Асаева да җылы сүзләр белән искә ала. Аның сүзләренчә, Руслан үзенең дустын коткарганда һәлак булган. Каһарманга үлгәннән соң кече сержант исеме бирелгән.

 

Фото: социаль челтәрләр.

 

Лилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлак
Лилия Биктимерованың энесе махсус операциядә һәлак
Автор:
Читайте нас