

Һәм… иң кирәкмәгән вакытта икән, ләбаса. Сөекле хатыны Ләйсән ханым янында түгел. Аңа зур кызы Лиана белән хастаханә юлларында да йөрергә туры килгән. Бу хакта Лиана социаль челтәрләрдә фаш иткән.
«Әнигә 3 көнгә үз эшләре белән китәргә генә кирәк иде, әти – минем «дүртенче балам» – авырып китте.
Әни белән видеоэлемтә аша аралашкач ук әтинең хәле яхшырды. Эх, бу мәхәббәт! Барысын да терелтә!
Ә мин, үз чиратымда, әтине ышанычлы кулларга тапшыру өчен, түземсезлек белән әнинең тизрәк кайтканын көтәм», – дигән данлыклы артист кызы.
Фото: социаль челтәрләр.