

Полина Гагарина сигез яшьлек кызы хакына кабаттан ире белән кавышкан.
Полина Гагарина һәм Дмитрий Исхаков 2013 елда очраша башладылар, ә 2014 елда туй уйнадылар. Дүрт елдан соң аларның кызы Мия туды. Ләкин 6 ел никахта булганнан соң пар аерылышу турында игълан иткән иде.
«Драма больше нет» хитын башкаручы элеккеге ире белән яхшы мөнәсәбәттә калуын һәм Дмитрий
ның кызы Мия тормышында актив катнашуын социаль челтәрләрдә гел күреп тордык.
Мияның 8 яше тулган көнендә гаилә кабаттан кавышкан һәм туган көнне бергә бәйрәм иткән.
Фото: resbash.ru