Марат Галимовның гаиләсендә икеләтә шатлык

Котлыйбыз! 

Марат Галимовның гаиләсендә икеләтә шатлыкМарат Галимовның гаиләсендә икеләтә шатлык
Марат Галимовның гаиләсендә икеләтә шатлык

Җырчылар Линара Батталова һәм Марат Галимовлар гаиләсендә бүген икеләтә бәйрәм. Алар икесе дә мактаулы исемгә лаек булган, дип яза Интертат.

Линара Батталовага – «Татарстанның атказанган артисты», ә Марат Галимовка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелгән. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр. «Рәхмәт, Татарстаныбыз! Рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич!» – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерергә дә өлгергәннәр. Җырчылар бүген сәхифәләрен карап баручылардан да тәбрикләү сүзләре кабул итә. «Чын күңелдән котлыйбыз», «Бик әйбәт булган. Сез лаеклы бу исемгә!», «Яратканнарыбыз, горурланабыз сезнең белән», – дип язалар аларга. Әлеге теләкләргә без дә кушылабыз!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас