

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Алия Карачуринага өйләнгәннән соң, фанаты аны берара тынычлыкта калдырган булган. Ләкин «рәхәт тормыш» озакка бармаган. Ул янә элемтәгә чыккан, - дип яза Интертат.
Уфада үзенең сәер фанаты булуы турында Ришат 2022 елда ук сөйләгән иде. Нәкыя исемле ул апа үзен бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөргән, җырчының өенә кадәр килеп, аның чыкканын сагалап йөргән. Ят номерлардан телефонына шалтыратып аптыраткан.
Ришат гаиләле булгач, бу ханым аны эзәрлекләүдән туктап торган. Ләкин шушы көннәрдә ул Ришатка янә шалтыраткан. Аның белән телефоннан Ришат урынына төркемендәге башка кеше сөйләшкән.
«Нәкыя апа, Ришат өйләнде бит инде. Ул ялгыз хатыннарга йөрми», – дигәнгә дә планы әзер үзенең. «Кычкырма, кычкырма, жену можно отодвинуть», – дигән ул шыпырт кына.