Танылган сәхнә йолдызы Элвин Грей (Радик Юлъякшин) Әлмәттәге Дөнья халыкларының уен кораллары музеенда булган. Биредә ул музыка дөньясына кереп китүе башкорт кураенда уйнаудан башлануын сөйләгән, дип яза Интертат. «Минем иҗат юлым микрофоннан түгел, ә башкорт кураеннан башлануын бик азлар белә. Нәкъ менә курай музыка дөньясына юл күрсәтте.Курайда уйный башлагач, миңа тәрбиячем: «Курай бик яхшы, ләкин сиңа җырлап та карарга кирәк», – диде. Мине тыңлап карады да: «Сиңа җырларга кирәк. Курай белән бергә алып бара аласың, әмма сиңа ашыгыч рәвештә вокал белән шөгыльләнә башларга кирәк», – диде. Шул вакыттан бирле җыр минем янәшәмдә», – дип бәян итте җырчы. Артист курайда уйнап та алган. «Бармакларым онытмаган, осталыгымны югалтмаганмын әле», – дип куанып та куйган ул.