«Бәлеш ашап симердем»

«Руки Вверх!» төркеме солисты Сергей Жуков юан булуында үзенең татар әнисен “гаепләгән”.  

«Бәлеш ашап симердем»«Бәлеш ашап симердем»
«Бәлеш ашап симердем»

 Җырчы әйтүенчә, әнисе аңа татар милли ризыклары пешерергә өйрәткән, шуңа да ул хәзер таза гәүдәле икән. Сергей Жуков шул хакта “Мәскәү – Татарстан күпере” X форумында чыгыш ясаганда әйтте, - дип яза Интертат.

Форумны алып баручылар Сергейдан: «Әниеңнән нинди милли сыйфатлар сиңа күчте?» – дип сораган.

— Әни мине тәмле пешерергә өйрәтте. Бу – бик куркыныч нәрсә, карагыз әле менә миңа! — дип көлеп җавап биргән җырчы. — Безнең өйдә милли ризыклар — бәлеш, өчпочмак, якмыш (кыстыбыйның бер төре) – тагын әллә нәрсәләр һәрвакыт була иде. Соңгы тапкыр әни Ульяновскидагы концертыма килгәндә дә буш кул белән килмәде – үзе пешергән күчтәнәчләрен бирде. Шулай булгач, ничек инде мин яхшы формада була алыйм? – дип көлгән җырчы.
 
  Сергей Жуков 1976 елның 22 маенда Ульяновскида туган. Аның әтисе – Евгений Жуков рус милләтеннән, әнисе Лилия Хәйбуллина – татар кызы. Сергейның 6 яшькә яшьрәк энесе Михаил бар. 

Читайте нас