Хыялымнан ваз кичмәм!

Бүген “Өмет”тә кунакта Уфаның Яшь тамашачылар театры артисты, күпләргә  “Родная Уфа”  клибы аша яхшы таныш җырчы һәм алып баручы Алина Дәүләтшина.

Хыялымнан ваз кичмәм!Хыялымнан ваз кичмәм!
Хыялымнан ваз кичмәм!

–Мин Уфада туганмын. Дөрес, монда үстем дип әйтә алмыйм. Чөнки әти башкорт дәүләт аграр университетында укыган. Һәм диплом алгач, аны туган авылына эшләргә җибәргәннәр. Шулай итеп мин Бакалы районы Яңа Урсай авылында үстем.

Әтием, Сабирҗанов Илдар Хакимҗан улы, авылда колхоз рәисе дә, селсәвит тә булды. Авылның шаулап яшәгән чаклары иде ул. Мәчет төзиләр, яңа юллар салдырдылар, яңа мәктәп ачалар. Мин 6 сыйныфта укыганда шул яңа мәктәпкә күчтек инде. Ә әнием, Сабирҗанова Айгөл Әнвәр кызы, гомерен сабыйларга багышлады. Авылда да балалар бакчасында эшләде. Уфага күчеп килгәч тә, һөнәренә тугры калды. (Мин 11сыйныфны тәмамлауга шәһәргә күчеп киттек). Кызганычка каршы, безне ташлап киткәненә 5 ел була инде. Без гаиләдә ике бала. Энем бар. Ул да гаиләсе белән башкалада яши.  

-Артист булу синең балачак хыялыңмы?

-Әйе, мин үземнең артист буласымны белеп үстем. Җырчы булам дип йөргәнемне хәтерлим. Төрле конкурсларда, концертларда катнашып йөрдем. Үсә төшкәч, районда да белә башладылар. Тантаналы концертларга чакыралар иде. Мин күбрәк халык җырларын башкара идем. Шуңа игътибар иткәннәрдер.

- Ә җыр-моңга сәләт кемнән күчкән?

-Безнең нәселдә бөтенесе дә җырлый дияргә дә буладыр. Әтием яклап та, әнием яклап та. Картәтәй баянда уйный иде. Мин аларга барсам, күрше тирә әбиләрне җыеп, аның белән концерт куя идек. Үземә күрә нәнәйнең яулыклары, итәкләрен киеп, сәхнә костюмнары ясый идем. Күңелле була иде.

–Ә нишләп җыр өлкәсенә түгел, ә театрга киттең?

-Кызганычка каршы, мин сәнгать мәктәбендә укый алмадым. Аның директоры әти-әниемә: “Китерегез, укысын, аңа кирәк”, – дип үзе әйтте хәтта. Әмма мөмкинлек булмады, чөнки авылыбыз район үзәгеннән ерак урнашкан иде. Аннары авыл җирендә вакыты да кирәк бит. Ә музыкаль белем булмагач, сәнгать институтының вокал бүлегенә алмыйлар булып чыкты. Сәнгать уучилищесына керегә була иде ул. Анда “прослушивание”га бардым, алабыз дигәннәр иде. Әмма 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң училищега барасым ккилмәде... Туймазы турында уйламадым мин. Миңа бары тик Уфа кирәк иде. Аңлы яшемдә Уфада яшәячәкмен дигән якты хыялым бар иде.

–Уфага кайдан шундый мәхәббәт уянды соң?

-Һәр каникулда безнең өчен зур бәйрәм ясап, малларны, дөньяларны калдырып, әти-әни безне Уфага алып килә иде. Җәен карусельләрдә йөрибез, кышкы каникулда циркка бара идек. Менә монда син тудың, менә монда без яшәдек, менә монда коляска белән йөртә идем дип күрсәтәләр, сөйлиләр. Мин зур-зур йортларга, күп машиналарга карап шәһәргә соклана идем.

Менә шул бөтен сәбәпләрне бергә кушып, тормыш мине сәнгать институтының театр бүлегенә алып килде. Махсус “Нур” театры өчен җыелган курста нык күңелле, нык рәхәт итеп укыдык.

-Тамашачылар нинди рольләрең аша сине белә?

 - Рольләрем шактый булды. Диплом алганчы мине театрда барган спектакльгә рольгә керткәннәр иде инде. Бүген килеп аерып кына ниндидер рольне әйтәсем килми. Аларның һәркайсы күңелдән, йөрәктән чыккан. Эшләгән вакытта син шул образ белән яшисең бит. Хәзер инде мин уйнаган спектакльләрнең репертуардан төшкәннәре дә бар. Анда барлыгы 10 ел эшләдем. Шул елларга ике декрет ялы да кергән.  

-Ә нишләп киттең театрдан?

–Үз теләгем белән китмәдем. Әмма сәхнә артындагысы сәхнә артында калсын. Бу хакта сөйлисем килми. Югалып кала торганнардан түгелмен. Банкетлар алып бара, җырлый башладым.

-Практика бар идеме?

–Әйе, мин студент елларыннан ук банкетларда җырлый идем. Дөрес, алып бару сирәк иде. Әмма кирәк булгач, анысына да алындым. Шәхси студияләрдә эшләп алдым. Аннан үземнең тренингларны алып бара башладым. Моңарчы дөньяда театр гына бар кебек иде. Ә аннан тыш та дөнья шундый киң һәм төрле икән ул! Мин, гомумән, тормышны башка төрле күрә башладым. Бер генә һөнәргә бикләнеп яту дөрес тә түгелдер дип уйлыйм.

-Актерлык осталыгы буенча тренинглар алып бардым дисең. Заманча әйтсәк ул “в тренде”. Килүчеләр күп булдымы?

-Тренингларның үзенчәлеге нәрсәдә? Тәкъдим иткән өлкәне яхшы белү һәм үз хезмәтеңне сата белү. Бизнесның бер төре дисәң дә була. Мин актер осталыгын яхшы беләм. Укыганда безнең төп юнәлеш булды ул. Актер осталыгы, сәхнә теле дәресләрендә тамашачы алдында үзеңне иркен тотарга һәм матур сөйләргә өйрәнәсең. Безнең җәмгыятьтә халык алдынга чыгыш ясарга кирәк булган һөнәрләр арта. Ә бит бик күп кешеләр йомык, кеше алдында чыгыш ясарга кыенсына. Менә шул кыенсынулардан котылу серләре белән бүлештем.

–Аларда үзгәреш сизелдеме соң?

–Сизелде. Үземнән олырак апалар килеп, “синең ярдәмең белән чыгыш ясаулардан курыкмыйм хәзер” дип рәхмәтләрен әйттеләр.

Әлеге вакытта мин группалар җыймыйм, күбрәк индивидуаль эшлим.Чөнки группа җыяр өчен команда кирәк. Бер кеше генә оештырырга да, сатарга да,тренинглар үткәрергә дә өлгерми. Ә бүгенге көндә мин янә иҗатка кайттым. Август аеннан Уфа Яшь тамашачылары театрында эшли башладым. Бу шактый яшь труппа. Аңа 2012 елда гына “театр” статусы бирелгән. Ул бик уңышлы эшләп килүче муниципаль театр. Шултиклем рәхәтләнеп иҗат итәм! Театр режиссеры Полина Шабаевага бик рәхмәтлемен. Әле мин анда “Как Иваны ходили на Кащея” спектаклендә Жар-птица ролен чыгардым. Аңа тиклем төлке ролен башкардым. Ул минем беренче тискәре ролем. Аның өстендә эшләү бик кызыклы булды. Гомумән, бу яңа тәҗрибә минем өчен. Балалары белән бергә килгән әти-әниләре әкияткә кереп китеп карап утыралар. Олы-олы ир-егетләр шаккатып карый. Тамашачыларның шундый ихласлыгын күргәч, тагын да илһамланып эшлисе килә.

Аннары бу театрның бик яхшы бер ягы бар - без спектакльләрне көндез уйныйбыз. Бу минем өчен бик нык уңайлы. Чөнки мин артист кына түгел, әни һәм хатын да бит әле.

–Укучыларыбызны гаиләң белән дә таныштырып үт әле. Тормыш иптәшең белән кайда таныштыгыз?

–4 курста укыганда мин төрле артистлар белән гастрольләрдә күп йөрдем. 21 яшь булып килә иде ул вакытта. Гел шулай автобуста, машинада йоклап йөрермен микәнни, дип уйлана башладым. Ә минем кияүгә чыгасым, балалар үстерәсем килә иде. Уйлар тормышка аша диләр бит. Шушы уйларым иремне тартып китергәндер инде. Банкетта таныштык без аның белән. Мине җырларга чакырганнар иде. Ул иремнең әтисенең юбилее иде. Шунда танышып, аралашып киттек. Һәм менә 14 ел бергә яшибез, ике ул үстерәбез. Олы улыбызга 12 яшь тула, кечесенә 7 яшь.

–Ә җырчы булу хыялың? Ул онытылдымы?

–Юк инде. Ул минем белән яши. Мин аннан ваз кичмәдем, бары тик алга күчереп кенә тордым. Ул бит минем генә хыялым түгел. Конкурсларга гел әти килә иде, имтиханнарымны гел ул карый иде. Бер концерт өчен Уфадан минем күзләремә килешле итеп яшел төстәге бик матур күлмәк сатып алып кайтканы хәтердә. Ул миңа шундый килешле һәм тап-таман булды! Бәләкәйдән әти кызы булып үстем. Ә әни безне калдырып киткәч, әти белән тагын да якынайдык. Безнең өчен зур терәк һәм таяныч. Ул исән чакта җырчы булу хыялымны тормышка ашырып, аны концертыма чакыра алсам, бик бәхетле булыр идем.

- Үзең язган җырлар да бар, шулаймы?

-Үзем язам, үзем җырлыйм. Нык күп дип әйтә алмыйм, әмма, әйе, алар бар. Уфа турындагы җырымны беләләр. Аның урысчасын Александр Карташов язды. Клипны да русча төшердек. Сценарийлар белән төшерелгән беренче профессиональ клип булды ул. Миллионлы караулар җыйды дип мактана алмыйм. Әмма үземнең Уфама мәхәббәтемне белдерәсем килде һәм мин моны җыр аша эшләдем. Чөнки башка төрле эшли белмим, минем өчен бу мөһим иде. Киләчәктә инде җырлар яздырып, эстрадага чыгу, җырчы булу теләге белән янып яшим.

-Уңышлар сиңа, Алина!

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас