"Мунча ташы" театрыннан шатлыклы хәбәр бар.
«Мунча ташы» сатира һәм юмор театрының артистлары Искәндәр Мотыйгулла һәм Рөстәм Рахманкул-Козгынчинскийга 14 апрельдә «Татарстанның халык артистлары» дигән мактаулы исем бирелгән.
Театрның 45 еллык юбилей кичәсендә бу шатлыклы вакыйга. Коллективны бәйрәмнәре белән котларга Татарстан республикасы җитәкчелеге, сәхнә йолдызлары: Салават Фәтхетдинов, Рифат Зарипов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар килгән. Кичә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган. Бәйрәмгә театрның беренче җитәкчесе Шәмси Закиров та чакырылган. Нәкъ ул 1980 елның 1 апрелендә «Мунча ташы»н оештырып җибәргән дә инде. Концерт вакытында артистлар үзләренең элеккеге миниатюраларын да, ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән заманча номерларын да күрсәткәннәр.
Юмор – бик үзенчәлекле жанр. Кешене көлдерү җиңел түгел, аның өчен аеруча зур сәләт кирәк. Искәндәр Мотыйгулла белән Рөстәм Рахманкул-Козгынчинский "Мунча ташы"ның йөзек кашы дисәң дә, хата булмас. Алар нинди генә рольләргә керсәләр дә җаннары-тәннәре белән уйнап, тамашачыларның күз яшьләрен чыгарганчы көлдерә беләләр. Аларны тамашачылар таный, ярата, шуңа күрә халык артисты исеменә алар чын-чынлап лаек. Моның белән сез дә килешәсездер, дуслар?