Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Ay Yola" төркеме музыкантларына мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйган. Бу хакта ул бүген, дүшәмбе көнне хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә игълан итте.
- Белүебезчә, республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Безнең Уфадан "Ay Yola" этномузыкаль төркеме "Һomay" хиты белән тиз арада дөньяда танылды - дигән Радий Хәбиров. - Афәрин дип, миңа хәбәрләр килеп тора. Бу җырны иҗат иткән артистларның күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Башкортстан мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен котлыйм һәм рәхмәт белдерәм. Югары иҗади казанышлары өчен артистларга Ринат Рамазановка — «Башкортстан Республикасының халык артисты», Руслан һәм Адель Шәйхетдиновларга — «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирү турында Карар кабул ителде.
Исемнәр артистларга тантаналы рәвештә биреләчәк, - дигән ул.