Биредә ул музыка дөньясына кереп китүе башкорт кураенда уйнаудан башлануын сөйләгән.
«Минем иҗат юлым микрофоннан түгел, ә башкорт кураеннан башлануын бик азлар белә. Нәкъ менә курай музыка дөньясына юл күрсәтте.
Курайда уйный башлагач, миңа тәрбиячем: «Курай бик яхшы, ләкин сиңа җырлап та карарга кирәк», – диде. Мине тыңлап карады да: «Сиңа җырларга кирәк. Курай белән бергә алып бара аласың, әмма сиңа ашыгыч рәвештә вокал белән шөгыльләнә башларга кирәк», – диде. Шул вакыттан бирле җыр минем янәшәмдә», – дип бәян итте җырчы.
Артист курайда уйнап та алган. «Бармакларым онытмаган, осталыгымны югалтмаганмын әле», – дип куанып та куйган ул.
Фото: социаль челтәрләр.