Кичә чираттагы “Текә татар" проекты узды. Бу юлы ул Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм "Татарча фатирник" яшьләр оешмасы белән берлектә оештырылган. Кунак буларак 119 мең язылучысы булган татар блогеры Эльвира Хан чакырылган иде.
Чарада яшьләр блогер булырга теләүчеләр нинди адымнар ясарга кирәклеге, хейтерлардан, негатив язучылардан саклану ысуллары, сүгенү сүзләре куллануның яхшы һәм яман яклары белән кызыксынды. Күпләр "һавадан акча сава" торган яңа һөнәр дип санаса да, блогер эшенең нечкәлекләре шактый күп булып чыкты. Ә формаль булмаган аралашу аларны ачыкларга тагын да ныграк ярдәм итте.
Әлеге очрашу турында тулырак “Өмет” гәзитенең чираттагы санында укый аласыз.
⠀