Ефремовны төрмәдән чыгарганнар

Хәзер ул нәрсә белән шөгыльләнер, эшкә алырлармы? 

Ефремовны төрмәдән чыгарганнарЕфремовны төрмәдән чыгарганнар
Ефремовны төрмәдән чыгарганнар

Актёр һәм кино йолдызы Михаил Еремовны кичә төрмәдә чыгарганнар.

Авырый, хәле алама икән дип сөйлиләр иде, тик 61 яшьлек Михаил Ефремов турыга хастаханәгә түгел, ә Мәскәүдәге өенә кайткан. Яшәгән йорты алдында артистны журналистлар төркеме каршы алган.

"Үземне яхшы хис итәм дип әйтә алмыйм. Хәлемне үзем генә беләм. Каршы алуыгыз өчен рәхмәт. Иреккә чыгуыма шатмын, әлбәттә. Минем өчен борчылып, тормышым белән кызыксынып торучыгыз өчен рәхмәт. һәлак булучының гаиләсеннән тагын бер тапкыр гафу үтенәм, кайгыларын уртаклашам", - дигән Михаил Ефремов.

Актер шулай ук үзенең сәламәтлеге белән җитди проблемалар булуын да әйткән. Якын киләчәктә дәваханәдә ятып чыгарга уйлый.

Михаил Олегович Белгород өлкәсе колониясендә җәзасын үтәгән, тегү цехында эшләгән, әмма иҗат турында да онытмаган. 2021 елда Еремов «Җинаять һәм җәза» романы мотивлары буенча сценарий язган һәм фильм-спектакль төшергән.

Исегезгә төшерәбез, Михаил Ефремов 2020 елда исерек килеш машинасы белән кеше бәрдергән иде. Моның өчен ул 7,5 елга хөкем ителде, әле исә колониядән УДО буенча иреккә чыгарганнар.

 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас