Руслан Кираметдинов: "Сиңа хыянәт иткәннәре бармы дип сорадылар"

Руслан Кираметдинов: "Сиңа хыянәт иткәннәре бармы дип сорадылар"Руслан Кираметдинов: "Сиңа хыянәт иткәннәре бармы дип сорадылар"
Руслан Кираметдинов: "Сиңа хыянәт иткәннәре бармы дип сорадылар"

Кичә Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элекке ире Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать иткән иде. Ул аны үзенә яла ягуда һәм балаларына булышмауда гаепләде, - дип яза Интертат.«Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин, гомумән, шокта. Дәвалан!» – диде ул Русланга.

Әлеге сүзләргә Руслан да битараф калмаган. Ул бүген Ильмирага җавап итеп, видеомөрәҗәгать яздырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге пар хәзер реаль тормышта бөтенләй аралашмый. Үпкә-рәнҗүләрен, әйтәсе сүзләрен бер-берсенә виртуаль дөнья аша гына җиткерәләр. «Хәерле көннәр, дуслар. Мин шундый видео яздырырга уйладым. Яздырмыйча булмый. Инде 3 ел буена мин нәрсә генә ишетмәдем, ни генә күрмәдем. Нинди генә манипуляцияләр аша үтмәдем, әле дә үтәм. «10 сорау» тапшыруы кысаларында миңа 2 сорау бирделәр. Хәзер шуның өзекләре интернет челтәрләренә чыга башлады. Беренче сорау алимент буенча иде. «Руслан, син алимент түлисеңме?» – дип сорадылар. Мин төгәл җавабымны кайтардым. «Алиментны түләр өчен, алиментка бирергә кирәк», – дидем. Анда бернинди дә: «Руслан, син балаларыңа булышасыңмы?» – дигән сорау булмады. Шуңа да, андый тапшырулар караганда, сорауларның мәгънәсен аңлап, дөрес фильтрлап, төгәл үз фикерләрегезне язсагыз иде.

Икенче сорау хыянәт турында иде. «Руслан, сиңа хыянәт иткәннәре бармы?» – диделәр. Мин үз фикеремне төгәл әйттем. «Булгандыр», – дидем. Булганын мин үзем генә беләм, һәм барысын да үзем кичердем. Ни өчен видеоны яздырырга уйладым? Монда балалар турында сүз китте бит инде. Кеше аклана башлады. Интернет челтәренә видеолар кертте. Мин монда алып бардым, тегендә алып бардым.

Балалар белән шөгыльләнмисең, балаларга булышмыйсың, туган көннәре белән котламыйсың, янәсе. Нәрсә әйтәсем килә? Ничек шул дәрәҗәдә алдарга була икән дә, шулхәтле икейөзле булып була икән ул? Мин шуңа шаккатам. 10 ел бергә торып, 2 бала табып, бер тәлинкәдән ашап-эчеп, авыр чакларны бергә кичереп, ниндидер момент җиткәч, мине «кнопкага басып» «унитазга сливать» итеп була икән? Шуна әле дә аптырыйм, - дигән Руслан. 

Читайте нас