Зәмирә Рәҗәпованың ире улына өлкәнрәк кызларны күзләргә киңәш иткән

Әллә үзе хатыныннан яшьрәк булганга микән?

Зәмирә Рәҗәпованың ире улына өлкәнрәк кызларны күзләргә киңәш иткәнЗәмирә Рәҗәпованың ире улына өлкәнрәк кызларны күзләргә киңәш иткән
Зәмирә Рәҗәпованың ире улына өлкәнрәк кызларны күзләргә киңәш иткән

 

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова кече улы Данил белән кызлар турында сөйләшкәндә, аларга ире Макс та кушылган. Ул улына үзеннән өлкәнрәк кызларны күзләргә киңәш иткән. Ул үзенең хатыныннан кечерәк булуына ишарә ясаган.

 Данил, сиңа үз сыйныфыңда беркем дә ошамыймени?

– Юк!

 Ник?

– Белмим. Миңа беркем дә туры килми.

 Ярар, улым, борчылма. Сиңа дигән кызлар әле балалар бакчасына йөридер. Бераз көт.

Шул вакытта сөйләшүгә Макс та кушыла:

– Улым, 6-7 сыйныфлар арасыннан карап кара, ди ул.

"Интертат" язуынча, Зәмирә иреннән 5 яшькә олырак. Үзе ул моның турында: "Әйе, ул миннән кечерәк. Мин 5 елга иртәрәк туганмын, ни хәл итәсең, гафу итегез! Әйе, ул яшьтәшләреннән яшьрәк күренә. Геннарын да исәпкә алырга кирәк. Сез минем каенанамны күрсәгез?! Ул да миннән яшьрәк күренә. Әйе, мин олырак күренәм, ләкин үз яшем өчен нормаль дип саныйм. Әмма кайберәүләрнең мине карт дип төрттерәселәре килә. Эш бит анда түгел. Мин 5 яшькә олырак кешедә кияүдә булдым, аннан яшьрәк күренә идем, һәм шуннан? Без икебез дә бәхетсез идек", - дип язган Зәмирә.

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас