Популяр җырчы, Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин башкортча «Яз килә» хитын рус телендә яздырган. Аны Айгөл Үтәгәнова тәрҗемә иткән.
Җырның өзеген артист социаль челтәрләрдә куйган. "Дуслар, сез моны күптәннән сорый идегез, наһаять, мин тәвәккәлләдем. „Яз килә“не рус телендә яздырдым. Бу тәрҗемә генә түгел — бу яңа хисләр, минем аша үткәрелгән яңача яз, - дип язган җырчы социаль челтәрләрдә. - Тиздән сез бу җырны тулысынча ишетерсез", - дигән ул.
«Яз килә» җыры 2002 елда язылган, шул чорда ук ул популярлашты. Шул вакыт эчендә аны башка җырчылар да башкарды, Элвин Грей да яңартып җырлаган иде.
Җырда монда мондый юллар бар:
Яз, яз, яз килә,
Безгә мәхәббәт бирә.
Яшь кызларның йөрәкләре
Шәб(е)рәк тибә-тибә.