«Идәнгә ятып, идәнгә сугып елап яткан чакларым. Ашау түгел, хәтта дару да керми миңа. Дару кабам, шундук кире косып чыгарам. Яшәүне бер яме юк. Яшисе килми! Үземә кул салу теләге көчле иде», – дип язган иде юморист.
Данир Сабиров шушы халәтенә багышлап шактый озын шигырь язган, сүгенеп тә алган шигъри тәлгәшләр аша... «Дөнья ямьле...» дип аталган шигыре төшенкелеккә бирелгәнен тасвирлаган.
Комментарийларда «тагын башландымени» дип борчылганнар да, шулай ук «берәр кыз яки малай алып кайтырга кирәк» кебек киңәшләр дә биргәннәр.
Ә сез дуслар, депрессиягә еш биреләсезме?
Фото: социаль челтәрләр.