Бүген, 2 апрельдә, махсус хәрби операциядә катнашучы җырчы, музыкант, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовка 60 яшь тулды. Юбилее уңаеннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан аңа котлау телеграммасы килгән. Телеграммада ул артистның батырлыгы белән горурлануын белдергән һәм туган ягында аны бик көтәләр, дигән. Җырчыга сәламәтлек, шатлык-бәхетләр, сабырлык һәм исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.
P.S. Радик Динәхмәтов «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек җырлары аша танылган иде. Аның 7 аудиоальбомы, 4 дискы бар.
Ул махсус хәрби операциягә 2023 елның җәендә киткән иде.