Юмор остасы һәм җырчы Данир Сабиров быел 8нче ел рәттән мәчеттә ифтар үткәргән. Кичә тормыш иптәше Миләүшә белән авыз ачтырып кайтканнан соң, машиналарында видео төшергән.
- Без ел саен Рамазан аенда Иске Кабан авылы мәчетендә ифтар уздырабыз. 8нче тапкыр икән быел! Хәтеремдә, беренче ифтарны мин 30 яшемдә үткәргән идем, хәзер миңа - 38. Ходай кабул итсен! - ди җырчы янында утырган хатыны Миләүшәгә карап. Хатыны: "Амин!" - дип куя.
- Кайбер дусларым белән елга бер тапкыр шушы чарада гына очрашабыз. Булдыралганча мохтаҗларга да ярдәм итәбез. Беребез дә фәрештә түгел. Кулдан килгәнчә яхшы гамәлләрне дә кылырга кирәк, - ди Данир.
Ифтарга керәшен дусларым да килде. Мин яратам менә шулай, христан динендә булуына карамастан, бергә җыелышып утыруны, бүлешмәүне син шундый диннән, шундый милләттән дип. Иң мөһиме - кеше булырга кирәк! - ди Данир.