Билгеле актер Павел Прилучныйны белмәгән кеше бармы икән? Юктыр! Ә менә аның балаларына алиментны аз гына (кеременә карап, әлбәттә) түләү өчен күпме көрәшкәне хакында ишеткән идегезме?
ПавелПрилучныйшушы көннәрдә элеккеге хатыныАгата Муцениецеданалиментлар түләү буенча суд эшен отты. Букарарэлеккеге ир белән хатынның 12 яшьлек Тимофей һәм 9 яшьлек Мияны тәрбияләү өчен акча түләү буенча озак дәвам иткән низагка нокта куйды.
Бер ел элек Муцениеце алиментка биргән һәм процессны җиңгән. Суд актерны элеккеге хатынына хезмәт хакының 30 процентын түләргә мәҗбүр иткән булган – һәр балага аена миллион сум, нәтиҗәдә, 2 миллион сум чамасы. Павелга бу карар бер дә ошамаган һәм ул каршы дәгъва биргән. Яңа утырыштан соң суд алимент күләмен сизелерлек киметкән. Хәзер инде Агата Павел белән аерылышканда килешкән сумманы алачак – ике балага аена 100 мең сум.
Фото: vokrug.tv