Альберт Вәлиуллин: "Сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызны кочаклап алам"

Хатыны көнләшми микән? 

Альберт Вәлиуллин: "Сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызны кочаклап алам"Альберт Вәлиуллин: "Сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызны кочаклап алам"
Альберт Вәлиуллин: "Сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызны кочаклап алам"

- Җырчы буларак сезне хатын-кызлар ярата. Элек тә, ягъни, популяр булмаган чагыгызда да, хатын-кызлар сезгә еш игътибар итә идеме?- дип сораган җырчыдан Интертат хәбәрчесе Алинә Айдарова.

- Ловелас идем, дип әйтә алмыйм инде. Янымда алай гел кызлар чуалып йөргәнен хәтерләмим. Ә менә иҗатка килгәч, әйе, хатын-кызларның миңа ешрак игътибар итүен сизә башладым. Аудиториямнең 85 проценты бары тик хатын-кызлардан гына тора.

- Хатыныгыз көнләшмиме?

Юк, ул, гомумән, көнче түгел. Көнче кеше бит ул, җырчымы син, җырчы түгелме – барыбер көнләшер иде. Сәхнәгә чыккан һәр хатын-кызны кочаклап алам. Хатыным Рузанна моны күрми калмый, әлбәттә. Тик беркайчан да, көнләшеп, шелтә белдергәне юк, - дип җавап биргән Альберт. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас