Барлык яңалыклар
10

Ләйсән Үтәшеваның якын кешесе вафат

Якташыбызның авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Ләйсән Үтәшеваның якын кешесе вафат
Ләйсән Үтәшеваның якын кешесе вафат

Танылган гимнастка, телевидение алып баручысы Ләйсән Үтәшеваның картәтисе вафат булган. Якын кешесен югалтуы турында ул социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. 

"Бүген минем картәтием китте. 15 апрельдә аңа 89 яшь тулган булыр иде", - дип язган Ләйсән. 

Билгеле булуынча, Ләйсән Үтәшеваның әнисе яклап әбисе белән бабасы Башкортстанның Әлшәй районы Раевка бистәсендә гомер кичерделәр. Ләйсән аларга елына берничә тапкыр гаиләсе белән кайтып, хәлләрен белеп китә иде. Кайткан арада алар белән бергә видеога төшеп, язылучыларына да күрсәтә иде. 

Бабасының караңгы гүрләре якты булсын. Якташыбызның авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Ләйсән Үтәшеваның якын кешесе вафат
Ләйсән Үтәшеваның якын кешесе вафат
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: