Айдар Галимовның төпчек кызы Айгизә социаль челтәрләрдәге аккаунтында үзенең ярымшәрә фотоларын куеп, гаҗәпкә калдырган, дип яза Интертат. «Сторисларда бу фотолар барыгызга да ошаган иде. Сезне аларга лайк кую мөмкинлегеннән мәхрүм итә алмыйм», – дигән Айгизә.
Айгизәнең образын «ут» дип бәяләүчеләр, бу хакта күпләгән комментарийлар калдыручылар бар. «Ужасно матур булган бу!», «Просто вау», «Син – нык матур һәм талантлы», «Йолдыз», «Мондый чибәр булу – җинаять», – дип язалар алар.
Әлбәттә инде, фотолардан гаеп эзләүчеләр, фикерләрен ачыктан-ачык белдерүчеләр дә җитәрлек. Күпләр, Айгизә әтисе Айдар Галимовның йөзенә кызыллык китерә, дип борчыла. «Әтисе дә күрә бит инде моны»; «Лаеклы җырчының кызы уйламыйча эш итә монда»; «Коточкыч булган бу. Башка әйтер сүзем юк»; «Образың җырлавыңа туры килә»; «Шундый акыллы кешенең кызы инде бу»; «Өстеңә тагын берәр нәрсә киясең калган», – дип тетмәсен теткәннәр Айгизәнең берничә хатын-кыз.
Ә сезгә Айгизәнең образы ошыймы?