Безнең татар-башкорт җырчыларының концертларына башка милләт кешеләре дә йөргәнен белә идегезме әле, дуслар?
Кичә Салават шәһәрендә Гүзәл Уразованың концертында рус хатыны сәхнәгә чыгып, җырчыга чәчәк бәйләме бүләк иткән.
-Я ни по-башкирски, ни по-татарски не бельмес. Но я люблю талантливых людей! Обожаю творчество и Айдара Галимова, Фидана Гафарова и Азамата Гафарова. И эту девушку обожаю тоже! - дип ул Гүзәл Уразавага чәчәкләр тапшыра.
- Кояшым, как вас зовут? -дип сорый аңардан Гүзәл. - Меня зовут Люба, - ди ул.
- Любочкага алкышлар! - дип Гүзәл залны "гөрләтеп" ала. - С кем пришли? - дип кызыксына ул аңардан
- Одна пришла.
- Переводчиклар бармы?
- Нет, не надо! Я сердцем и душой вас понимаю! - ди Люба кулып йөрәгенә куеп.
Җырчы аңа календарь бүләк итеп, озатып кала.