Ани Лорак кемгә кияүгә чыккан?

   46 яшьлек Ани Лоракның Мальдиваларда үткән туеның видеосын күпләр тел шартлатып карагандыр.

Ани Лорак кемгә кияүгә чыккан?Ани Лорак кемгә кияүгә чыккан?
Ани Лорак кемгә кияүгә чыккан?

46 яшьлек Ани Лоракның Мальдиваларда үткән туеның видеосын күпләр тел шартлатып карагандыр.

    Дөрес булса, аның яңа ире Ани Лорак биш тапкырга азрак акча эшли икән. Ләкин Каролина Каекны (җырчының чын исеме) бу һич тә кызыксындырмый. 48 яшьлек Исаак Виджраку белән Ани Лорак чит илдә танышкан, җырчы анда Исаак үткәргән сәламәтлек программасын үткән булган. “Ул мине башта табиб буларак кызыксындырды, аннан инде хисләр уянды”,- ди ул.

   Әйткәндәй, Исаак 2002 елда “Мистер Испания” матурлык конкурсында җиңгән булган, ул шулай ук күп проектларда катнашып, шактый популярлык казанган кеше. 35 яшьтән соң медицина белеме алып, терапевт булган. Бүген ул сәламәтләндерү программалары уйлап таба һәм байлар гына ял итә торган отельләрдә, шифаханә һәм клиникаларда эш алып бара.

   Исаак бер тапкыр да өйләнмәгән “егет” икән, ләкин кызы һәм улы бар, Лорак алар белән бик килешкән. Яңа ире дә җырчының 13 яшьлек кызы белән дуслашкан.

Фото: starhit.ru

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас