Бию ансамбле мәскәүлеләрне шаккатырган

Кичә, 11 мартта, Мәскәүнең Кремль сараенда Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең беренче сольный концерты булды.

Бию ансамбле мәскәүлеләрне шаккатырганБию ансамбле мәскәүлеләрне шаккатырган
Бию ансамбле мәскәүлеләрне шаккатырган

Коллектив илнең иң яхшы һәм абруйлы концерт мәйданчыкларының берсендә «Дөнья халыклары биюләре» юбилей программасын тәкъдим итте һәм 5 меңнән артык тамашачыны җыйды, - дип яза Башинформ.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кремль сараенда ансамбль концерты алдыннан Герб фойесында башкорт мәдәниятенә багышланган зур экспозиция оештырылган иде. Күргәзмәдә курайның сихри тавышлары астында теләге булган һәркем башкорт тирмәсенең җылысын тоя алды. Кунаклар милли киемнәр киеп карарга һәм истәлеккә фотога да төште.

"Күргәзмә бик матур оештырылган. Безнең мондый әйберләрне Кремльдә күргән юк иде әле, республика турында бик күп нәрсәләр белдек, Башкортстанга барып кайткандай булдым. Биюләре дә, костюмнар да, бизәнү әйберләре дә — бик матур һәм үзенчәлекле. Мондый концерт өчен зур рәхмәт», — диде мәскәүле.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас