Җырчы һәм музыкант Радик Юлъякшин әле Русия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри. Аның сүзләренчә, юлда көтелмәгән хәл булган.
– Безнең тимер атларыбыз каты салкыннарга чыдый алмадылар, безне уңайсыз хәлгә калдырдылар, техникабыз кабынмый, - дигән Юлъякшин.
Хәзер ул Яңа Уренгойда концертларын икенче вакытка билгели, алынган билетлары белән аңа һәркем керә алачак.
"Яңа Уренгой, без сезгә һичшиксез барып җитәрбез. Сезнең алда нык гафу үтенәбез, аңлавыгыз өчен рәхмәт", – дигән Элвин Грей социаль челтәрләрдә.
Чыганак: Ufakp ТГ каналы.