8 март көнне Казанда «Татар җыры» фестивале үткән. Анда эстраданың бик күп артистлары катнашкан.Узган елның декабрендә булырга тиешле чара, Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итүе сәбәпле, кичектерелгән иде.
Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Пар аккошлар» җыры белән чираттагы «Алтын Барс»ка лаек булганнар.
«Татар җыры» иң матур, иң зур проектларның берсе һәм монда катнашу, лауреат булу - һәр артистның хыялы! Һәркайсы өчен элеге проект көтеп алынган чара. Иҗатыбызны зурлаган, бәяләгән өчен һәрберегезгә бик зур рәхмәт! Без бик тә бәхетле!" - дип язган Азат Фазлыев.
Алда аларны тагын да зуррак уңышлар көтсен!