Журналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнар

Юлайның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан котлавына багышлап, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, данлыклы юрист Люция Әблиева шигырь иҗат иткән.    

Журналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнарЖурналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнар
Журналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнар

Интертат» электрон газетасының социаль челтәрләрдәге аккаунтларда 8 Март, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан «Интертат» журналисты Юлай Низаевның видеотәбрикләве чыкты һәм бәйрәм көненең хитына әйләнде. Әлеге видеороликка йөзләгән кеше репост ясады. Ә язучы, шагыйрә Люция Әблиева Юлай Низаевка багышлап шигырь иҗат итте.

 

Бер-берсенә якын сүзләр,

 

«Галәм» һәм дә ки «гамәл».

 

И бутамаска тырыша,

 

Юлай Низаев бер мәл.

 

Бәйрәм белән хатын-кызны,

 

Котлау, түгел җиңел эш.

 

Камерасы комачаулый,

 

Түбәндә тора, имеш!

 

Кая карарга да белми,

 

Юлай и көяләнә.

 

Җитмәсә, коллегалар да,

 

Шаярышып, бәйләнә.

 

Урысчалап: «провернем» дип,

 

Куйды, азактан Юлай.

 

Бар галәмне бу гамәле

 

Шаклар каттырды, бугай!

 

Люция Әблиева

 

Видеоның идеясе - журналист, СММ белгеч Милена Новикова. Кадрларны төшерүдә шулай ук журналист Илзирә Гыйздуллина катнашты («Илзирә, монысын тот әле әзрәк өстәрәк» дип ул шуңа дәшә).

 

Чыганак: «Интертат».

Журналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнар
Журналист Юлай Низаевка багышлап шигырь язганнар
Автор:
Читайте нас