Рәсим Низамовны «Каеннар арасында» җыры өчен гаепләгәннәр

Җырның эчтәлеген аңламаучылар күп булган.

Рәсим Низамовны «Каеннар арасында»  җыры өчен гаепләгәннәрРәсим Низамовны «Каеннар арасында»  җыры өчен гаепләгәннәр
Рәсим Низамовны «Каеннар арасында» җыры өчен гаепләгәннәр

Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовт "Интертат" хәбәрчесе Ралина Хәбировага «Каеннар арасында» җыры белән халыкка нәрсә җиткерергә теләгәне турында сөйләгән.

- Үземнекен генә түгел, мин шагыйрьнең сүзен дә җиткерергә теләдем. Сүзләре – Роберт абый Миңнуллинныкы. Төрлечә аңлаган кеше булгандыр, төрле фикерләр ишетелде. «Андый җыр буламыни?» – диючеләр булды. Җырның ертыгы юк, дибез. Роберт абый белән киңәштек. «Син җырла, мин җавабын үзем бирермен», – дигән иде. Чыннан да, җавабын да бирде гаепләүчегә. «Син бит шигырь аңламыйсың, булсаң да ил агасы. Миңа каен – сылу бер кыз, сиңа – утын агачы», – дип, тотты да сүкте.

Роберт абыйга багышланган кичәдә Роберт Миңнуллинның хатыныКлара апа белән сөйләшкән идек. «Бу шигырь без егет белән кыз булып йөргәндә язылган иде. Аның шундый гадәте бар иде: нәрсә күрә, шундук шигырь яза да куя. Кайдандыр кайтып барганда, мин ак күлмәктән каеннар арасында җилбәзәкләнеп йөргәнмен, ул сырлап куйган», – дип шаярып сөйләгән иде. Җыр буларак 1997 елда чыкты, ә шигырь язылуына 30 еллап булгандыр. Җырның танылуының сәбәбе дә шигъри шаяру булудадыр. Матур гына җыр булып, халык күңеленә кереп китте.

Мактасаң да, сүксәң дә, минем визит карточкасы инде ул.

 

 

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас