Илсөя Бәдретдинова белән Илдус Дәүләновның яңа клибы чыккан. Ул «Яралы йөрәк» җырына төшерелгән. Алар бу клипны барлык яралы йөрәкләргә багышлаган.
Клипта бер яшь гаиләнең тарихы сурәтләнгән, - дип яза Интертат. Анда башта ир-ат хыянәт иткән, аннары хатыны да хыянәт итә башлый. Әмма алар абьюзив мөнәсәбәтләр аркасында аерылыша алмаган. Ир кеше көнче, тиран булган. Хыянәт итүенә карамастан, хатынын җибәрмәгән.
Хатын, гайбәтләрдән куркып, иреннән китергә көч тапмаган. Ул барысын да рәткә китерергә өметләнә. Азакта хатын бу мөнәсәбәтләрдән ара һәм ире юлыннан китә. Бу – аның сабырлыгының соңгы тамчысы булыр иде, әмма ул йөкле икәнен белә. Шуннан инде икесе өчен дә яңа сәбәп – «бала хакына» дип түзеп яшәүне сайлый, әмма йөрәкләрендә бер-берсенә урын булмый инде.