Башкортстанда туып-үсеп, бүегенге көндә Татарстанда иҗат итүче татар һәм башкорт эстрадасының танылган җырчысы Ришат Төхвәтуллинга Башкортстанның халык артисты исеме бирелде. Югары дәүләт бүләген артист бүген республика башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алды.
Җырчы тәэссоратлары белән уртаклашты һәм башкорт халык җыры “Элмәлек”не башкарды.
Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында туган. Октябрьский музыка училищесын һәм З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. Төхфәтуллин – Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы лауреаты. 2018 елда “Башкортстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Шулай ук “Татарстан Республикасының атказанган артисты” һәм “Татарстан Республикасының халык артисты” исемнәре белән бүләкләнгән.
Чыганак: bashinform.ru