Йолдызлар тормышыннан
28 февраль 2025, 17:36

Данир Сабиров өченче бала телиме?

Бүгенге көндә Сабировлар ике кыз үстерә. 

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Юмор остасы Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшәдән социаль челтәр язылучылары: «Данир өченче бала телиме?» – дип сораганнар. Данир Сабиров бу сорауга бик акыллы җавап биргән.

«Була. Мин телим, әмма моның, беренче чиратта, хатынымның сәламәтлеге белән бәйле булуын аңлыйм. Без тапмыйбыз бит аны. Анысы безнең эш түгел. Әни кеше җаваплы монда. Шуңа күрә, ничек телисең инде, әнисе. Ә син теләмисең!» – ди артист.

«Дөрес җавап! Туктап тор, юк, кайвакыт телим бит», – дип җавап кайтара аңа хатыны. 

Бу хакта "Интертат" язган. 

 

Читайте нас