Йолдызлар тормышыннан
27 февраль 2025, 06:20

Ләйлә һәм Рөстәмнең аерылышуы турында олы кызлары ни дигән?

Ләйлә һәм Рөстәмнең аерылышуы турында олы кызлары ни дигән?Ләйлә һәм Рөстәмнең аерылышуы турында олы кызлары ни дигән?
Ләйлә һәм Рөстәмнең аерылышуы турында олы кызлары ни дигән?

Шушы көннәрдә җырчы Ләйлә Галиева тормыш иптәше Рөстәм Галиев белән аралары өзелү турында хәбәр иткән иде. Иҗади парның юллары 15 ел бергә гомер кичергәннән соң аерылган.

«Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык. Безнең икебез өчен дә хәзер тормышта яңа этап башлана. Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк», – дип язды ул социаль челтәрләрдә. Халык Ләйләнең бу посты янында бик күп комментарийлар калдыра.

Әлбәттә инде, барысының да әлеге матур гаиләнең таркалу сәбәпләрен беләселәре килә, - дип яза Интертат. Ләйлә белән Рөстәм 2 кыз тәрбиялиләр. Җырчының тамашачысын балаларның киләчәге, аларның алга таба кем янәшәсендә үсәчәге дә борчый.

Ләйлә әлегә язылучыларының сорауларына җавап бирми. Шуңа: «Балалар кем белән калды? Әти-әниләренең бу карарын ничек кабул иткәннәр икән?» – дигән сорауга Ләйлә белән Рөстәмнең олы кызы Риана үзе җавап кайтарырга булган. Аның сүзләренчә, кызлар икесе дә әниләре янәшәсендә калуны сайлаганнар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас