Рус эстрадасы җырчысы Александр Буйнов машинасы белән юлда кеше бәрдергән.
Имгәнгән хатынны дәваханәгә алып киткәннәр. Аның баш мие селкенгән, тезе җәрәхәтләнгән.
Юл һәлакәтеннән соң ханымдан "SHOT" хәбәрчеләре интервью алган. Аның сүзләренчә, җырчы әле һаман аның белән элемтәгә кермәгән һәм ярдәм итү түгел, хәлен дә белмәгән.
Хатын сөйләвенчә, ул эштән соң өенә кайтып барган, җәяүлеләр чыга торган урыннан урам аша чыкканда машина килеп чыгып, аны бәреп еккан. "Мин җиргә егылдым. Ә ул, руль артыннан кузгалмыйча, күпмедер вакыт машинасында утырды. Аннары чыкты, мин яткан якка борылып карады, әмма якын килмәде. Халык минем янга җыела башлады. Кешеләр аңа: «Оят түгелме сиңа? Янына барып гафу да үтенмисең мени?» - дип әйттеләр. Ул яңадан машинасына кереп утыргач: "Ул хәзер качачак, тизрәк фотога төшегез!" - дип кычкырыша башлады халык. Болай гына китә алмаганын аңлагач, машинасын читкәрәк күчереп куеп, полиция килгәнен көтте", - дип сөйләгән зыян күргән кеше.