Алинә үзе әйтүенчә, ул дусларыннан һәм ашаудан баш тарткан. "Миңа калса, бу тулысынча үзен аклады. Зарланып әйтмим, гонаһ булыр иде. Чөнки минем барысы да килеп чыкты бит".
Элеккеге спортчы “хәзер ашаганда үземне чикләмәскә дә мөмкинмен”, дигән. "Хәзер туйганчы фастфуд та ашый алам, төнгә карый туңдырмадан да баш тартмыйм. Әлбәттә, аннары йөгерергә туры килә. Дусларым да барлыкка килде", - ди ул сөенеп.
Алинә Заһитова – Русия тарихында дөньяви фигуралы шуу буенча барлык титулларны яулаган бердәнбер ялгыз шуучы спортчы.
Ул 2018 елгы Олимпия чемпионкасы, дөнья һәм Европа чемпионы, шулай ук Гран-при финалы җиңүчесе булды.
2019 елда фигуристка карьерасын туктатты, игътибарын телевидение алып баручысы булуга юнәлтте.